news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор мәктәпләрдә COVID-19 аркасында булган таләпләрне йомшартты

Хәзер мәгариф учреждениеләре алдында балаларга белем бирү генә түгел, аларның сәламәтлеген саклау бурычы да тора.

(Казан, 3август, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда мәктәпләр өчен вируска каршы чаралар буенча таләпләрне йомшарттылар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Эпидемиологик хәл яхшырган очракта, тәкъдимнәр йомшарту ягына үзгәртелергә мөмкин», - дип китерә «Российская газета» ведомство белдерүен.

Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, хәзер мәгариф учреждениеләре алдында балаларга белем бирү генә түгел, аларның сәламәтлеген саклау бурычы да тора. Шуңа күрә администрация төрле сыйныф балалары бер бүлмәдә калмасын өчен чаралар күрергә тиеш. Бу кагыйдә мәктәп бассейннарына да кагыла.

Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә бинага кергәндә температураны үлчәячәкләр. Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, беренче ике атнада һәр мәктәптә медицина хезмәткәре булачак, белгечләр дезинфекция үткәрәчәк. Барлык үзгәрешләр уку процессында чагылыш тапмаячак, дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot