news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рособрнадзор чит телләр буенча мәҗбүри имтиханны гамәлдән чыгаруны хуплады

Россиянең шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә чит телләр укыту дәрәҗәсе нык аерыла, дип саныйлар ведомствода.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Рособрнадзор Россия Мәгариф министрлыгының чит телләр буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханыннан баш тарту карарын хуплады. Бу хакта ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сүзләренә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Безнең фикеребезчә, бик дөрес карар кабул ителде. Иң яхшысы 9 һәм 11 сыйныфлар арасында бөтенроссия тикшерү эшләре, контроль эшләрне югары дәрәҗәдә үткәрергә», — дип белдерде Музаев фикерен.

Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, зур шәһәр мәктәпләрендә чит телләр югары дәрәҗәдә укытылуы билгеле, ә авыл мәктәпләрендә алай түгел. Шулай ук, аның фикеренчә, чит телләр буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы туган тел укытыла торган мәктәпләрдә укучыларга өстәмә йөкләнеш булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100