news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин тулысынча дистанцион укытуга күчүгә каршы булуын әйтте

Укыту процессында укытучының укучылар һәм студентлар белән турыдан-туры, шәхсән аралашуы мөһим роль уйный, дип саный Президент.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин тулысынча дистанцион укытуга күчүгә каршы булуын әйтте. Россия Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркеме белән онлайн-конференциядә Путин шул хакта әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Әлбәттә, белем алуның гадәти ысулын дистанцион укыту белән тулысынча алмаштыру мөмкин түгел», — диде дәүләт башлыгы.

Путин фикеренчә, укыту процессында укытучы укучылар һәм студентлар белән турыдан-туры, шәхсән аралашу мөһим роль уйный. Шуңа күрә белем бирү өлкәсендә тулысынча дистанцион укытуга күчү каралмый.

Шуңа да карамастан, илдә төрле өлкәләрдә дистанцион укытуның техник мөмкинлекләре һәм технологияләре актив үсештә.

«Монда техник алгарышны туктату мөмкин түгел, мәгънәсез, зарарлы да, ләкин берсен икенчесе белән алмаштырырга кирәкми», — диде Владимир Путин.

Ул шулай ук дистанцион белем контрольдә булырга тиеш дигән фикерне дә хуплады, гомуми кагыйдәләр эшләргә һәм мәгариф системасын үстерергә кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100