news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алар бары тик КФУда укырга телиләр

ФСИ га кабул итү өчен җаваплы Рөстәм Миннәхмәтов сүзләренә караганда, 4 июльгә кадәр абитурентлардан 1 меңләп гариза кабул ителгән

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Сөләйман Нәзмиев). Башка югары уку йортларында кебек үк Казан федераль университетында да “кызу урак өсте”. “Аеруча иртәнге якта озын чиратлар җыела. Алар, нигездә, республикабыз авыл-районнарыннан. Тик без оператив эшләргә тырышабыз. Волонтерларыбыз да бик актив”, -ди КФУның Филология һәм сәнгать институтына абитуриентлардан документлар кабул итүче белгеч Лилия Нурова.

Мәктәпләрдән тыш, урта һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлап килүчеләр дә шактый. Теләче районының Нырсы авылы егете Илшат Сәләхиев шуларның берсе. Ул Арча педагогика көллиятен яхшы билгеләргә тәмамлаган. Һәм хәзер югары белемле белгеч булу теләге белән Филология һәм сәнгать институтының рус һәм чит ил филологиясе бүлегенә укырга керергә тели. “Мин үзем сәнгатькә аеруча гашыйк. Район күләмендә уздырылган төрле җыр конкурсларында уңышлы чыгыш ясадым. Тик теләгем инглиз теле белгече булу. Тик менә урыннар саны гына аз. Арча педагогика көллиятен быел инглиз теле белгечлеге буенча 70 укучы тәмамлады. Шуларның утыздан артыгы КФУның рус һәм чит телләр филологиясе бүлегенә укырга керергә тели. Тик ни кызганыч быел биредә бюджет һәм түләүле урыннар саны да аз”, - дип уфтана Илшат.

Алсу Йосыпова Ленино-Кокушкино мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Инглиз теле буенча республика олимпиадаларында беренче урыннарны яулаган ул. Тик ни кызганыч, җәмгыять белеменнән БДИ баллары түбән булган. Шуңа нык борчыла. “Татар теле һәм инглиз теле буенча югары белем алып, мәктәптә эшлисем килә. Мин башка уку йортлары турында уйламадым да. Һәрвакыт Филология һәм сәнгать институты белән кызыксынып тордым. Аның дәрәҗәсе югары булуын да беләбез һәм максатым - шушы уку йортында белем алу. Тик конкурс нык куркыта”, - ди Алсу.
Филология һәм сәнгать институтын быел тәмамлап, бакалавр булган Алена Пестова исә бүген шушы уку йортының магистратурасына укырга керү өчен докуметларын тапшырды.
ФСИ ның мәгариф-фән эшчәнлеген алып бару бүлеге башлыгы, институтка кабул итү өчен җаваплы Рөстәм Миннәхмәтов сүзләренә караганда, 4 июльгә кадәр абитурентлардан 1 меңләп гариза кабул ителгән. 100 дән артык абитуриент читтән торып уку бүлегенә керергә тели.
Сүз уңаеннан, КФУның Филология һәм сәнгать институтында ике бүлек – татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар, рус һәм чит ил филологиясе бүлекләре, шулай ук Салих Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбе эшләячәк. Вузга укырга керү өчен документларны дистанцион юл белән дә тапшырырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot