Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2021 ел ахырына кадәр IT-мәктәпләрнең аналог челтәре барлыкка киләчәк
Халыкның мәгълүмати белемен күтәрү буенча мәктәпләр филиалларын ачу 2021 ел ахырына кадәр планлаштырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Ел ахырына кадәр Татарстанда IT-мәктәпләрнең аналог челтәре барлыкка киләчәк. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте белән GekBrains IT-компаниясе арасында килешү имзалау кысаларында кабул ителәчәк. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
«Бездә мәгариф платформаларына карата эш алып барыла. Иртәгә Gekbrains компаниясе белән очрашу һәм килешү имзалау планлаштырыла. Безнең аналог форматта мәктәпләр ачу планнарыбыз бар. IT-парк базасында шундый мәктәпләрнең берсе ачылачак, анда компьютер белеме өлкәсендә бушлай теге яки бу белемнәрне һәм күнекмәләрне алырга мөмкин булачак», — диде Айрат Хәйруллин.
Халыкның мәгълүмати белемен күтәрү буенча мәктәпләр филиалларын ачу 2021 ел ахырына кадәр планлаштырыла, дип билгеләде спикер.
Элегрәк Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумы-2021 мәйданчыгына килде, анда берничә килешү имзалау һәм хакимият вәкилләре белән дә, бизнес вәкилләре белән дә берничә очрашу уздыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз