news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан галимнәре фән турында федераль закон барлыкка килүгә өметләнә

Фәнгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында Конституциягә кертеләчәк яңа төзәтмәләр тармакның абруен арттырачак.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан галимнәре фән турында закон барлыкка килүгә өметләнә, чөнки фәнгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында Конституциягә кертеләчәк яңа төзәтмәләр тармакның абруен арттырачак. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлаховка сылтама белән «Парламентская газета» яза.

«Шулай ук без Төп законга үзгәрешләр керткәннән соң, фән турында яңа федераль закон да барлыкка килер дип өметләнәбез», — диде Сәлахов.

Аның сүзләренчә, Конституциядә фәннең роле турында аерым телгә алу, галимнәрнең дә, илнең бөтен фәнни җәмәгатьчелегенең дә абруен һәм җаваплылыгын арттырачак.

Әгәр ил белемнәргә һәм яңа технологияләргә таянса, көчле һәм уңышлы булачак, дип өстәде Мәгъзүм Сәлахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot