news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый

Сергей Кравцов киләсе уку елында мәктәп укучылары өчен укуда үзгәрешләр көтелми дип ышандырды.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы киләсе уку елында мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Большая перемена» онлайн-фестивале барышында әйтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Киләсе уку елында ниндидер яңа фәннәр һәм программалар көтәргә кирәкми, барысы да гадәттәгечә булачак. Барлык үзгәрешләр алдан хәбәр ителәчәк», — диде мәгариф министры.

Кравцов мәктәп белем бирү системасында җитди үзгәрешләр тарафдары булмавын да әйтте.

Алдарак «Татар-информ», 27 июньдә Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен онлайн-режимда чыгарылыш кичәсе уздырачак дип хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта гадәти чаралар covid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыккан төбәкләрдә узарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100