news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов: Тарих институты белән бәйле вазгыять шушы бер-ике көндә хәл ителәчәк

Институт директоры фикеренчә, әлеге хәл галимнәр арасында кемнең-кем булуын ачыкларга ярдәм иткән.

Рафаил Хәкимов: Тарих институты белән бәйле вазгыять шушы бер-ике көндә хәл ителәчәк

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән бәйле вазгыять шушы бер-ике көндә хәл ителәчәк. Институт директоры Рафаил Хәкимов институт тирәсендәге вазгыятькә комментарий бирде.

«Документларны күрмәдем, ләкин шуңа бара, иншалла. Астыртын каршылыклар килеп чыкмаса, бар да яхшы булыр. Иртәгә-берсекөнгә хәл ителә инде», — диде Институт директоры.

Рафаил Хәкимов фикеренчә, бу хәл галимнәр арасында кемнең кем булуын ачыкларга ярдәм иткән. «Бер яктан Академиянең болай кылануыннан кәеф тә кырылды. Икенче яктан без шат. Чөнки без бу кадәр үк яклау булыр дип уйламаган идек», — ди ул.

«Әлбәттә, көнчеләр дә бар инде. Әмма без меңләгән кеше, бик күп зур галимнәрнең яклап чыгуын күрдек. Тарихчы галимнәрдән бер генә галим кул куймады — ул безнең авторыбыз иде. Алай гына була инде ул», — диде Рафаил Хәкимов.

«Коллективның кәефе күтәренке. Безнең ике кеше генә — бер галимебез Илдус Заһидуллин һәм аның аспиранты гына каршы чыкты. Калганнарының икеләнү булмады. Хәтта без икеләнеп караган кешеләр дә Институтны ачыктан-ачык яклап чыкты», — ди ул

Рафаил Хәкимов Археология институтының, Казан федераль университетының, Фәннәр Академиясенең бу вазгыятьтә җаваплылыктан качып, дәшмичә «посып утыруын» әйтте.


  • Шушы көннәрдә Мәрҗани исемендәге Тарих институтының юридик зат буларак бетерелеп, аның Фәннәр Академиясенә карамагына керү мөмкинлеге билгеле булган иде. Рафаил Хәкимов Тарих институтның Арехология институтына кушылып бүлек булып калу куркуынычы турында әйтте. Фәннәр Академиясе Президенты Мәгъзүм Сәләхов “Татар-информ”га Институтның ябылу мөмкинлеген китер кагып, реорганизация булу мөмкинлеген раслаган иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100