news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ тапшыруның беренче нәтиҗәләрен игълан итте
Бүгенге көнгә биологиядән - 3130, информатикадан - 1252, рус теленнән – 29309, географиядән - 531, әдәбияттан 1016 укучы имтихан бирде
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның беренче нәтиҗәләрен игълан итте. Бүгенге көнгә БДИ 5 гомумбелем бирү предметы буенча узды.
Аерым алганда, биологиядән - 3130, информатикадан - 1252, рус теленнән – 29309, географиядән - 531, әдәбияттан 1016 укучы имтихан бирде. Башта заявка биреп, аннан соң имтихан тапшырудан баш тартучыларның күпчелеге рус теленә туры килә. Бу предметтан сынауны 1800дән артык укучы бирмәгән.
Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) тарафыннан биология, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән минималь балл күләме билгеләнгән. Ул биологиядән – 35, информатика һәм ИКТ буенча – 36 балл. Биологиядән - 2883 кеше, информатика һәм ИКТдан 1099 кеше минималь баллны узып киткән. Әлеге предметлардан ахыргы нәтиҗәләр 3 июньдә игълан ителәчәк. 4 һәм 5 июнь көннәрендә аппеляциягә бирергә була, аппеляция дәгъвалары 6 июньдә каралачак.
Федераль тестлаштыру үзәге БДИ нәтиҗәләрен эшкәртү вакытын да билгеләде. Математика һәм рус теле өчен – 6 көн, ә башка гомумбелем предметлары өчен 4 көн куелды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot