news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 950 урынга исәпләнгән мәктәп төзү планлаштырыла

Мәктәп 950 урынга һәм балалар бакчасы 320 урынга исәпләнгән.

Түбән Камада 950 урынга исәпләнгән мәктәп төзү планлаштырыла
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районының 34нче микрорайонында мәгариф комплексы төзелеше планлаштырылган. Ул 950 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 320 урынга исәпләнгән балалар бакчасын үз эченә алачак.

Гомуми мәйданы 17 мең квадрат метр булган, 38 сыйныфка исәпләнгән уку йорты төзелеше 1199,5 млн сум, 5,4 мең квадрат метр мәйдандагы мәктәпкәчә учреждение төзелеше 317,9 млн сум тәшкил итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

2022 елның 1 сентябренә укучыларны кабул итү өчен, мәктәп төзелеше агымдагы елга планлаштырылган. Балалар бакчасына килгәндә, аны төзү вакыты финанслауга бәйле. «Әлбәттә, балалар бакчасы да быел ук ачылса яхшы булыр иде, ләкин бу очракта без мәсьәләне „Татнефть“ җитәкчелеге белән хәл итәчәкбез», — диде Айдар Метшин.

Якын арада әлеге проектны гамәлгә ашыру эше төгәлләнеп, мәктәп төзелешенең беренче этабына керешү планлаштырыла.

Параллель рәвештә бу микрорайонда тагын ике күпфатирлы йортны файдалануга тапшырып, бу елда торак төзелешен тәмамлау ниятләнә.


news_right_1
news_right_2
news_bot