news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар «Тоталь диктант» онлайн-марафонына кушыла ала

Иртәгә бушлай онлайн-лекцияләр «Тоталь диктант» сайтында оештырыла.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). 4 апрельдә теләге булган һәркем «Тоталь диктант» онлайн-марафонына кушыла ала. Җиде сәгать дәвамында лекцияләр белән экспертлар һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Онлайн-марафон 9.00 сәгатьтә «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының гуманитар фәннәр факультеты һәм Россия дәүләт гуманитар университетының Лингвистика институты укытучысы, лингвисты һәм фәнни хезмәткәре Антон Соминның «От оспы до коронавируса: препарируем названия болезней» лекциясеннән башлана.

Рус язуының яңа билгеләре турында 10.00 сәгатьтә Санкт-Петербург дәүләт университеты укытучысы, «Культура письменной речи» (Язма сөйләм мәдәнияте) интернет-порталының фәнни җитәкчесе Светлана Друговейко-Должанская сөйлиячәк.

11.00 сәгатьтә «Грамота.ру» порталы баш мөхәррире, Россия Фәннәр академиясенең В. В. Виноградов исемендәге рус теле институты фәнни хезмәткәре Владимир Пахомовның «Вакыт, алга!» фантом диктанты һәм текстны тикшерү» темасына чыгышы планлаштырылган.

Төш вакытында Россия Фәннәр академиясенең В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, «Эхо Москвы» радиосында «Рус телендә сөйләшәбез!», «Русча әйткәндә…» тапшыруларының авторы һәм алып баручысы Ольга Северская тыңлаучыларны авылдагы бабайга хатны ничек хатасыз язарга кирәклеген өйрәтәчәк.

Көньяк федераль университетының Филология, журналистика һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты укытучысы Кира Дружинина 13.00 сәгатьтә «Выпить, накатить, заложить за воротник… А что делаете вы?» лекциясе белән чыгыш ясаячак.

14.00 сәгатьтә Фәнни коммуникацияләр үзәге эксперты һәм Санкт-Петербург мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика милли тикшеренү университеты укытучысы, «Тоталь диктант» акциясенә нигез салучы Илья Стахеев телне белү фейк яңалыкларны тануда ничек ярдәм итүен сөйлиячәк.

15.00 сәгатьтә уку турындагы мифларны әдәби тәнкыйтьче, «Медуза» сайты күзәтүчесе, «Югары икътисад мәктәбе» Россия икътисад мәктәбе Уртак бакалавриаты һәм «Сколково» бизнес-мәктәбе укытучысы Галина Юзефович таратачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100