news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эпидемиологик хәл аркасында 11 мәктәп ябылды

Класста балаларның кимендә 20 проценты грипп яки ОРВИ белән авырган авырган очракта гына укучыларны аерымлануга җибәрәләр.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус аркасында республиканың 11 мәктәбендә карантин игълан ителде.

Татарстанда 11 мәктәп ябылды, 371 мәктәптә сыйныфлар аерымлану өчен таратылды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«1 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, 335 мәктәптә сыйныфлар аерымланган. Авырулар саны артуны булдырмас өчен, Актаныш районында — ике, Минзәләдә — өч, Лаеш районында — дүрт һәм Тәтеш районында ике мәктәп тулысынча аерымлануга ябылды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Класста балаларның кимендә 20 проценты грипп яки ОРВИ белән авырган авырган очракта гына укучыларны аерымлануга җибәрәләр. Бүген республикада иртәнге медицина фильтрын 820 укучы узмаган.

Элегрәк Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республикада мәктәпләрне тулысынча дистантка күчерү планлаштырылмавын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100