news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Авыл укытучысы» программасында җиңгән ун кешегә 1 миллион сум бирәләр

Бер тапкыр түләнә торган компенсацияне авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән укытучылар алачак.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасында җиңгән 10 кеше 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

«Республикада „Авыл укытучысы“ федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин», — дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгының матбугат хезмәте.

Бер тапкыр түләнә торган компенсация авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән укытучыларга бирелә.

Программада катнашырга теләүчеләр сайланган гомуми белем бирү оешмасында биш ел дәвамында эшләргә тиеш. Программа 2020 елдан тормышка ашырыла һәм 2024 елга кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100