Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана
Дәресләр февральдә май аена кадәр Казанда, Чаллыда һәм Алабугада үткәрелә.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Казан федераль университетында барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары ачыла. Дәресләр 2021 елның февраленнән май аена кадәр Казанда, Чаллыда һәм Алабугада үткәреләчәк.
Югары уку йортының медиаүзәге хәбәр итүенчә, курслар университетта 2011 елдан башлап үткәрелә. 2014 елда аларны «2014-2022 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасына кертәләр.
Дәресләрне ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра.
Курс тыңлаучылары арасында төрле категория вәкилләре, шул исәптән мәктәп укучылары, студентлар, төрле һөнәр ияләре һәм пенсионерлар бар. Курслар 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә исәпләнгән. Дәресләр атнага ике тапкыр, кичке вакытта үткәрелә, уку якынча 25 февральдә башлана.
«Без курс тыңлаучыларын яшь категориясе буенча түгел, ә татар телен белү дәрәҗәсе буенча бүләбез. Һәр төркемдә уртача алганда 12 кеше була. Бу телне өйрәнү өчен иң кулай вариант», - дип сөйләде КФУның Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Юнысова.
Курсларга 21 февральгә кадәр теркәлергә мөмкин, моның өчен анкета тутырырга кирәк. Тыңлаучылар бары тик гариза һәм паспорт күчермәләре булганда гына кабул ителә. Дәресләр башлану турында мәгълүмат сайтта урнаштырылачак.
Курслар тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, университет сертификаты бирелә.
Элегрәк татарстанлыларны «Ана теле» онлайн-мәктәбендә укырга чакырулары турында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз