news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 17 сыйныфта аерым укыталар, аларда 439 бала белем ала

Казанда 15 сыйныфны бүлгәннәр, Ә Кукмара һәм Әгерҗедә шундый берәр сыйныф бар.

Татарстанда 17 сыйныфта аерым укыталар, аларда 439 бала белем ала
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда 17 сыйныф бүленгән, аларда 439 бала укый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

«Бүгенге көндә бүленгән 17 сыйныф бар, аларның 15е — Казанда, берәр сыйныф - Кукмара һәм Әгерҗедә. Республикада карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк», - диде спикер.

Ул Татарстанда мәктәпләрдә коронавирус таралуның 28 чыганагы күзәтү астында булуын әйтте. Шул ук вакытта соңгы тәүлектә, ОРВИ билгеләре аркасында уку йортына кергәндә иртәнге фильтр аша 75 укучы уза алмаган.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанның 14 югары уку йортында санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очрагы ачыклануын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot