news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсенең татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Семинарда Азигул, Ачыт, Түбән Серга муниципаль районнарының, Крсаноуфимск округының этномәдәни (татар) компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Свердловск өлкәсенең татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты
tatar-congress.org

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге каршындагы мәктәп директорлары советының 2019-2020 елларга чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Азигул гомумбелем мәктәбендә «Коммуникатив универсаль уку эшчәнлеген формалаштырганда укытуның актив формаларын куллану» темасына семинары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарда Азигул, Ачыт, Түбән Серга муниципаль районнарының, Крсаноуфимск округының этномәдәни (татар) компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге белгече Д.И.Алетдинова татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырды.


news_right_1
news_right_2
news_bot