news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында 25 авылдан 231 бала йөреп укый

Райондагы балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеге өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Ютазы муниципаль районының кече торак пунктларында яшәүче балалар база мәктәпләренә йөреп укый башлаган. Бүгенге көндә районның 25 авылыннан 231 укучы йөреп укый. Җиде маршрут буенча укучыларны йөртүне, муниципалитет белән төзелгән килешү нигезендә, “Фривей” җаваплылыгы чикле җәмгыяте башкара. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова сүзләренә караганда, мәгариф бүлеге “Глонасс+112” системасына тоташу ала, бу мәктәп автобусларының маршрутларын чынбарлыкта күзәтү мөмкинлеге тудыра.
Уку елы башланыр алдыннан район мәктәпләрендә автобуслар белән идарә итүчеләр составы юл инспекциясендәге мәгълүматлар белән чагыштырылды, балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеге өчен җаваплы кешеләр билгеләнде, юлларны тиешле хәлгә китерүне оештыру өчен мәктәп маршрутларын күзәтү оештырылды. Бу, нигездә, юл билгеләре куюга, автобуслар борылып чыксын өчен мәйданчыкларны киңәйтүгә, чокырларны ямауга кагылды. Бу эшләр Ютазы, Алма-Ата, Димтамак, Тарлау, Кече Урыссу, Ташкичү, Байлар авылларында башкарылды, - ди Г. Фәхертдинова.
Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot