news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Чаллы тәрбиячеләре катнашында төбәкара семинар узды

Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән танып белү, тикшеренү эшчәнлеген оештыру темасы күтәрелде.

(Әлмәт, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шушы көннәрдә Әлмәтнең 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасы кунаклар кабул итте. Яр Чаллы югары белем бирү учреждениесе төбәк мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Мәктәпкәчә белем бирү дәүләт стандартларын тормышка ашыруның психолого-педагогик шартлары» дигән төбәк семинар узды, дип яза җирле басма.

Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән танып белү, тикшеренү эшчәнлеген оештыру темасы күтәрелде. Дөньяны танып белүдә балалар өчен бүген иң отышлы чара булып тикшеренүләр уздыру тора. Тәрбиячеләр ешрак нәкъ менә төрле тәҗрибәләр уздырып, балаларда һәрнәрсәгә кызыксындыру булдыралар.

Бу өлкәдә 36 нчы балалар бакчасына районда тиңнәр юк. Ком терапиясен дә алар беренчеләрдән булып бакча программасына кертте, шулай ук төрле калдык материаллардан менә дигән кул эшләнмәләре ясау буенча да төрле бәйгеләрдә җиңү яулап кайталар. Менә җиденче ел инде «Экомәктәп- Яшел әләм» Халыкара программасы кысаларында «Чүпләр аз булсын» экологик проектын җәелдереп киләләр. Инде Санкт-Петербургта әлеге халыкара проектта үз эшләрен дә күрсәтеп кайтканнар.
Кыскасы, балалар белән танып белү, тикшеренү эшчәнлеген алар һәрдаим алып баралар һәм башкаларга да үрнәк булып торалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot