news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы Казан укытучысы үз эш алымы турында сөйләде

Мария Голованова фикеренчә, дәрестә кроссенс алымы белән бала дәрестә нәрсә узганын онытмый.

«Ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы Казан укытучысы үз эш алымы турында сөйләде
Гөлнар Гарифуллина

(Ростов-на-Дону, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы Казан укытучысы Мария Голованова мастер-класс үткәреп, үзенең эш алымы белән таныштырды. 

Лауреат ассоциатив башваткыч рәвешендәге кроссенс алымы турында сөйләде. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: уртада төп теманы чагылдыручы фотосурәт, ә кыр-кырыйлардагы шакмакларда эзлеклелек буенча шул темага бәйле сүзләрне табасы. Алар барысы да шул төп теманы ачып бирә. Бу алым ярдәмендә бала күп нәрсәне хәтерендә калдыра, теге яки бу тема буенча сөйләргә өйрәнә. 

«Кроссенс алымын интернетта тарих укытучылары кулланганын күрдем. Параграф буенча рәсемнәр белән эзлекле чылбыр төзиләр. Мине бу кызыксындырды. Бу алым инглизчәгә өйрәнү өчен дә нәтиҗәле тоелды. Балаларга кызык булсын өчен үз дәресемдә дә кулланырга уйладым. Соңгы ике елда актив кулланам. Балаларга бик ошый», — дип сөйләде Мария Голованова «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Аның фикеренчә, мондый эш алымы белән бала дәрестә нәрсә узганын онытмый. «Балага кроссенсны өй эше итеп бирергә дә җайлы. Бала темага тирән үтеп керә. Кем үзе рәсем ясый, кемдер әзер рәсемнәрне табып чыгара. Бу үзенә күрә иҗади эш», — диде Казан укытучысы.

Ул укучылары арасында муниципаль, республика этапларында узган олимпиадаларда җиңүчеләр булуын әйтте. «Фәнни-гамәли конференцияләргә өстенлек бирәм. Минем бөтенроссия, халыкара конференцияләрдә җиңүчеләрем бик күп», — дип белдерде тугызынчы елын укытучы булып эшләүче Мария Голованов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100