Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Илфат Әхмәдуллин билгеләнде

31 ел буе алыштыргысыз Кукмара районы мәгариф идарәсен җитәкләгән 62 яшьлек Роберт Мансуров лаеклы ялга озатылган.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе директоры булып эшләгән Илфат Әхмәдуллин 2020 елның 23 сентябрендә Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге хәбәрне ул «Татар-информ» хәбәрчесенә раслады.

Татар телендә белем бирүче Ядегәр авылы мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов бердәм дәүләт имтиханнарында дүрт фәннән 393 балл җыеп, Татарстанда быел киң танылды.

«Татар-информ»га билгеле булганча, 1989 елдан бирле алыштыргысыз Кукмара районы мәгариф идарәсен җитәкләгән 62 яшьлек Роберт Мансуров лаеклы ялга озатылган.

Илфат Әхмәдуллин сүзләренчә, Ядегәр мәктәбенә директор итеп информатика укыткан Рәмис Нуриев билгеләнгән.

Илфат Әхмәдуллин белеме буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы.