Чирмешән районында Күтәмә авылы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачтылар

Күтәмәдә ачылган үзәк кабинетларын 1 миллион 200 мең сумга ремонтлаганнар

(Чирмешән, 2 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Күтәмә мәктәбендә дә «Үсеш ноктасы» үзәге ачтылар. Ул «Мәгариф» илкүләм проекты буенча булдырылды. Күтәмәдә ачылган үзәк кабинетларын 1 миллион 200 мең сумга ремонтлаганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бүген безнең өчен истәлекле көн, тантаналы вакыйга. Республикадан бирелгән 1 миллион 200 мең сумга биш кабинетны ремонтладык, федераль акчаларга байтак җиһаз алдык, алар әле тагын кайтачак. Әлеге заманча җиһазлар ярдәмендә укучыларыбыз технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнәчәк, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәчәкләр», — диде мәктәп директоры Александр Миронов.

Проект эшчәнлеге кабинетында сәгать механизмы моделен ясау белән мәшгульләр. Башта технологик карта белән танышалар, аннары, шуннан карап, инструкция буенча модельне җыялар. Заманча технология.

Технология кабинетына тегү машиналары элегрәк кайткан икән, яңа җиһазлар да булыр әле. Мәктәптә малайлар өчен кабинетта тимер, агач эше осталыгына өйрәнеп була. Аш-су әзерләргә яратучыларга аерым бүлмәдә шөгыльләнергә мөмкин.

Заманча компьютерларда эшләп, укучылар квадрокоптерлар белән идарә итәргә, үзләренең медиапродуктларын эшләргә дә өйрәнә ала.

Күтәмә мәктәбендә «Үсеш ноктасы» кабинетларын ремонтлауга дүрт ай чамасы вакыт кирәк булган.