news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 ел азагына өч яшькәчә барлык балаларга бакчада урын булдырылачак

2020 ел азагына кадәр 22 яңа балалар бакчасы төзеп, 5030 урын булдыру планлаштырыла, шул исәптән иң нәни балалар өчен 2525 урын.

Татарстанда 2021 ел азагына өч яшькәчә барлык балаларга бакчада урын булдырылачак
Владимир Васильев

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 ел азагына Татарстандагы өч яшькә кадәр барлык балаларга бакчаларда урыннар җитәрлек булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта вице-премьер — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Яңа балалар бакчалары төзелеп, ул Татарстанда яшәүче 1,5-3 яшьтәге балалар өчен мәктәпкәчә белем үтемлерәк булачагын билгеләп узды. «2021 ел азагына бу күрсәткеч 100 процентка җитәр дип көтелә. Бу ихтыяҗ булган барлык балаларны бакчаларда урыннар белән тәмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — диде министр.

Рафис Борһанов сүзләренчә, 2020 ел азагына кадәр 22 яңа балалар бакчасы төзеп, 5030 урын булдыру планлаштырыла, шул исәптән иң нәни балалар өчен 2525 урын. 2020 елда бу максатларга 5,2 млрд сум акча каралган, шул исәптән 1,2 млрд сум — федераль казнадан, 4 млрд сум — республика бюджетыннан. 

Татарстан икенче ел «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда катнаша. Быел тагын бер «Фән» проекты өстәлгән. Өч илкүләм проект буенча 2020 елда 8,5 млрд сум җәлеп итү ниятләнә. Шуның федераль өлеше 3 млрд сум тәшкил итә, диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100