news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларының кайсы очракта дистанцион укуга күчәчәкләре билгеле

Мәктәпләрне бүгенге көндә читтән торып укытуга тулысынча күчерү мөмкинлеге каралмый.

Мәктәп укучыларының кайсы очракта дистанцион укуга күчәчәкләре билгеле

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Мәктәпләрнең читтән торып укуга күчүе хәзерге вакытта каралмый. Сыйныфны, коронавирус белән авыруның өч һәм аннан күбрәк очрагы ачыкланган очракта, ике атналык дистанцион укытуга җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«Бүгенге көндә без мәктәпләрнең дистанцион укытуга күчүенең бер генә вариантын да карамыйбыз. Бердәнбер шундый мөмкинлек - ул бер сыйныфта коронавирус инфекциясе белән авырган өч баланың барлыкка килүе. Ул вакытта сыйныф, бәлки, ике атналык дистанцион укытуга күчерелер», - диде Патяшина.

Ул коронавирус белән грипптагы кебек система кулланылса, ягъни грипп вирусы аркасында мәктәп укучыларының 20 проценты булмагандагы кебек, мәктәп бер атна карантинга җибәрелә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанга гриппка каршы балалар вакцинасы килүен хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100