news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДИны бирә алмаганнар сентябрьдә кабаттан сынау тота алачак

Элек алган канәгатьләнерлек нәтиҗәләрен яхшыртырга теләге булганнар сентябрьдәге имтиханга кертелми.

БДИны бирә алмаганнар сентябрьдә кабаттан сынау тота алачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). БДИны беренче тапкыр бирә алмаганнар сентябрьдә имтиханны кабат тапшыра ала. Сентябрь аенда бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар 6 августтан 20 августка кадәр кабул ителә. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәтенә сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Гаризалар төбәк мәгариф идарәсе оешмалары билгеләгән теркәү урыннарына тапшырыла.

БДИның бердәм расписаниесе нигезендә, имтиханнар сентябрь аенда уздырыла. Имтихан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булган ике предметтан – база дәрәҗәсендәге математика һәм рус теленнән үткәрелә.

4 сентябрьдә – рус теле; 7 сентябрьдә – база дәрәҗәсендәге математика; 15 сентябрьдә рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математикадан БДИ тапшырып була.

  • Бердәм дәүләт имтиханында 11нче сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәүчеләр, яисә бер яки ике мәҗбүри булган предметтан имтиханны канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алганнар гына катнаша ала.

Элек алган канәгатьләнерлек нәтиҗәләрен яхшыртырга омтылучы узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар яисә 2018 елда урта гомуми белем турында аттестат алучылар сентябрь аендагы имтиханга кертелми. 

news_right_1
news_right_2
news_bot