news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зәй политехник колледжы тагын бер җиңү яулады
Колледж хезмәтне саклау һәм уңайлы эш шартлары тудыру буенча V республика бәйгесендә беренче урын алды
Скопировать ссылку
(Зәй, 2 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй политехник колледжы Татарстанда урта һөнәри белем бирү буенча алдынгылар рәтендә. Бу хакта аларның республикакүләм бәйгеләрдә еш кына призлы урыннар яулавы сөйли. Әлеге күркәм уңышларга күптән түгел тагын бер җиңү өстәлде, колледж хезмәтне саклау һәм уңайлы эш шартлары тудыру буенча V республика бәйгесендә беренче урын яулады.
“Зәй офыклары” хәбәр иткәнчә, моның өчен колледж остаханәләрендә хезмәтне саклау һәрдаим җитди контрольдә торды. Куркынычсызлык кагыйдәләре махсус план нигезендә укытылды. Әлбәттә бу эшне тиешле югарылыкта оештыру өчен шартлар булу мөһим. Бу җәһәттән политехник колледжда алдагы елларда ук төпле нигез салынды. 2008 елда уку йорты 60 млн. сумлык грант отты. Әлеге акча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек итеп техник базаны ныгытырга, инженер-педагоглар коллективы эшен нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирде. Колледжның төп девизы да “Куркынычсыз хезмәт – сәламәтлек һәм иминлек нигезе” дип атала. Шуңа күрә, уку йортының Татарстанның 74 һөнәри белем бирү учагы арасында иң яхшы, дип танылуы гаҗәп түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot