news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Әфганстан фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында килешү имзалаячак

Фәннәр академияләренең эшче төркеме килешү проектын бер ай эчендә әзерләргә һәм расларга тиеш.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан һәм Әфганстан Ислам Республикасы фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында килешү имзаларга планлаштыра. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Казан — Мәскәү — Кабул» телекүпере вакытында республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белдерде.

«Ике фәннәр академиясе бергә уңышлы эшләсен өчен килешү кирәк. Коронавирус пандемиясе тәмамлангач, хезмәттәшлекне активлаштырырга, делегацияләр белән алмашырга телибез», — диде вице-премьер.

Васил Шәйхразыев килешү проектының әзер булуын әйтте. «Безнең фәннәр академияләренең эшче төркемнәре 30 көн дәвамында килешү проектын тулысынча әзерләргә һәм расларга тиеш. Шул вакытта киләсе видеокиңәшмәне бу документны тантаналы имзалаудан башлап җибәрә алыр идек», — диде ул.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов хезмәттәшлекнең фәнни оешмалар эшчәнлеген баетачагын әйтте. «Безнең өчен Әфганстан тарихи яктан бик кызыклы. Россия Фәннәр академиясе белән бергә эшләгән тәҗрибәне тәкъдим итү һәм ниндидер яңалык табу белән кызыксынабыз. Фәннәр академиясе төрле югары уку йортлары галимнәренең эшен координацияләү үзәге булып тора. Без сезне чакырырбыз һәм көтәрбез», — диде ул.

Әфганстан Фәннәр академиясе 1970 елның 2 гыйнварында оештырылган. Сиксәненче елларда аның эшчәнлеге югары нәтиҗәгә ирешкән, ул вакытта аңа совет галимнәре һәрьяклап ярдәм иткән. Нәкъ менә шул чорда квалификацияле фән кадрлары әзерләнгән, йөзләгән тикшеренүче иң яхшы совет вузларында белем алган.

Әфганстан Конституциясе нигезендә Әфганстан Ислам Республикасы Фәннәр академиясе бәйсез дәүләт оешмасы булып тора. Ул табигый фәннәр, гуманитар фәннәр һәм ислам теологиясе бүлекләреннән, шулай ук «Ариана» энциклопедиясе үзәге, Памир телләре бүлеге һәм Бөтендөнья фәлсәфә-математика үзәгеннән тора. Аларда 300дән артык фәнни хезмәткәр эшли. Даими рәвештә 12 академик журнал чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100