news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов Лаеш районындагы яңа мәктәп төзелеше барышы белән танышты

Мәктәп 500 укучыга исәпләнгән.

Рафис Борһанов Лаеш районындагы яңа мәктәп төзелеше барышы белән танышты
https://mon.tatarstan.ru

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Лаеш районының Усад авылында 500 урынлык яңа мәктәп төзелә. Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары —  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эш барышы белән танышты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелешне 2021 елның 1 мартына төгәлләү планлаштырыла. Укучылар өчен мәктәп 2021-2022 уку елында ачачак.

Проект буенча биредә хәрәкәтле уеннар һәм тыныч ял итү өчен урыннар, мини-футбол кыры һәм йөгерү өчен юллар булган стадион, волейбол һәм гимнастика өчен уен мәйданчыгы урнашачак.

Мәктәп өч катлы бина итеп планлаштырыла. Беренче катта актлар залы һәм ашханә урнашачак. Икенче катта — спорт залы, йорт хуҗалыгы кабинетлары, лаборант бүлмәсе, китапханә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100