news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен Интернетка чыгарудан баш тарткан

Бу шәхси мәгълүматларны яклау максатыннан эшләнә

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Быел Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) Интернетка һәр укучының Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен чыгарудан баш тарткан. Бу шәхси мәгълүматларны яклау максатыннан эшләнә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, быел мәктәп тәмамлаучы укучылар БДИ нәтиҗәләрен – үз мәктәпләрендә, ә башкалар җирле мәгариф идарәсендә белә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot