news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда җәйге лагерьлар эшли башлый
Татарстанда яшәүче балалар быел республикадан читкә чыгып та ял итәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Республикада бу ай башыннан муниципаль берәмлекләрдә мәктәпяны һәм шәһәр янындагы стационар җәйге лагерьлар эшли башлый. Бүген, мәсәлән, Әлмәт, Зәй, Чүпрәле, Тәтеш, Түбән Кама районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпяны лагерьлары тантаналы шартларда ачыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Дүртенче июньдә – Лениногорск районында “Исәнме, җәй!” дип исемләнгән мәктәпяны лагерьларын ачу буенча программалар каралган. Ә алтынчы июньдә Чистай районында “Тылсымчы хатасы” дип аталган әкият атнасы башлана. Тугызынчы июньдә исә Тукай районында мәктәпяны сәламәтләндерү лагерьларының беренче сменасы ачыла. Унынчы июньдә Чүпрәле районының “Чайка” стационар-сәламәтләндерү лагере эшли башлый.
Республикада эшли торган барлык мәктәапяны лагерьларында ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тарафыннан оештырылган “Игътибар, балалар” республика акциясе кысаларында “Юлда йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә” дип аталган тематик чаралар оештырылыр дип көтелә.
Татарстанда яшәүче балалар быел республикадан читкә чыгып та ял итәчәк. Рәсми мәгълүматларга караганда, 4 июньдә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм 50 бала Алушта шәһәрендәге “Алтын башак” сәламәтләндерү лагеренә юл тотачак. Сигезенче июньдә исә Татарстанның яшь талантлары (100 кеше) Анапа шәһәрендәге “Бәхетле балачак” сәламәтләндерү лагерендә оештырылган “Яшь талантлар” профиль сменасында ял итәргә барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot