Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Математикадан дәүләт имтиханы барлык укучылар өчен дә мәҗбүри
Математикадан БДИ вакытында республикада 130 имтихан уздыру пункты эшли
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт (республика) имтиханнарын тапшыруны дәвам итә. Укучылар 16 нчы майдан алып татар теленнән, химия һәм җәмгыять белеменнән, Россия тарихыннан һәм физикадан, рус теленнән, биологиядән БДИ (БРИ) сынау бирде.
Чираттагы (һәм соңгысы да) Бердәм дәүләт (республика) имтиханы – 4 нче июньдә - математикадан. Әлеге предметтан 32938 укучы имтихан бирергә теләк белдергән. Имтиханны татар телендә тапшырырга теләүчеләрнең саны 769га җитә. Математикадан БДИ вакытында республикада 130 имтихан уздыру пункты эшләячәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Билгеле булганча, йомгаклау аттестациясе вакытында унберенче сыйныфлар математикадан чыгарылыш имтиханын БДИ материллары буенча тапшырырга тиеш. Математикадан дәүләт имтиханы барлык укучылар өчен дә мәҗбүри куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз