news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәптә йомгаклау иншасын уздыруның резерв көне 25 майга күчерелде

Төбәкләрдәге мәгариф идарәләренә махсус хат юллаганнар.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 11 сыйныфта йомгаклау иншасын үткәрүнең резерв срогын 6 майдан 25 майга күчерде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

6-8 май көннәре эшләми торган көннәр булып игълан ителү сәбәпле, алдан 6 майга билгеләнгән резерв көне күчерелде. Төбәкләрдәге мәгариф идарәләренә бу турыда хат җибәрелгән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, эпидемиологик вазгыять һәм аерым төбәкләрдә кабул ителгән чикләү чаралары йомгаклау иншасын тиешле срокта үткәрергә мөмкинлек бирмәсә, Рособрнадзор әлеге төбәкләр өчен инша үткәрүнең башка датасын билгеләячәк.

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу мөмкинлеге алу өчен йомгаклау иншасы язу таләп ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot