Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бердәм дәүләт имтиханнары буенча онлайн-консультацияләр үткәрелә
Лекция барышында информатика буенча имтиханнарны уңышлы узуның төп алымнары каралачак.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). 6 майда, 17.00 сәгатьтән Татарстан укучылары информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультацияләргә кушыла ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«ВКонтакте» социаль челтәрендәге бердәм дәүләт имтиханнарының рәсми берлегендә халыкара гимназиянең информатика укытучысы, Бауман исемендәге МДТУ мәгълүмати системалар һәм телекоммуникацияләр кафедрасының өлкән укытучысы һәм төрле бөтенроссия конкурслары призеры Владислав Попов лекцияне үткәрәчәк.
Белгеч информатика буенча контроль-үлчәү материаллары структурасын караячак, бәяләү критерийлары, шулай ук типик хаталар һәм имтиханнарны уңышлы тапшыру алымнары турында сөйләячәк. Тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларны реаль вакыт режимында бирә алачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз