news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче сыйныфка язылу яшәү урыны буенча башкарыла

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен «Кайнар элемтә» эшли.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Кайбер мәктәпләрдә баланы мәктәпкә яздырырга теләүче ата-аналар кичтән чират алып тора. Бу уңайдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны кабул итү кагыйдәләре турыда искәртә.

Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, быел яңа кагыйдәләр буенча балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдән башланды. Һәм ул, беренче чиратта, билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле хокукка ия булган балаларга (әгәр бу мәктәптә абыйсы яки сеңлесе укый һәм бер адрес буенча яшиләр икән) кагыла.

Шулай итеп, беренче этапта – 1 апрельдән 30 июньгә кадәр мәктәп югарыда күрсәтелгән ата- аналардан гына гаризалар кабул итә. Шуңа күрә мәктәп янында чиратлар оештыру  максатка ярашлы түгел. Беренче этапта гариза бирү чиратының әһәмияте юк. Чираттан тыш, беренче чиратта мәктәпкә керү хокуклары булган һәр бала, шулай ук беркетелгән территориядә яшәүче балалар урынсыз калмаячак. 5 июльгә кадәр аңа прописка буенча беркетелгән һәм өстенлекле хокукка ия булган балаларны гына кабул итү турында боерык чыгарылачак. Икенче этап башланмыйча башка мәктәпләргә (прописка буенча түгел) гариза җибәрү мәгънәсез.

Тагын шунысына игътибар итәргә кирәк: нинди дә булса сәбәпләр аркасында беркетелгән якын мәктәп сезне канәгатьләндерми икән, сез балагыз өчен башка районда уку йортын карагансыз икән, сезгә 6 июльгә кадәр, ягъни беренче этап тәмамланганны көтәргә туры киләчәк.

Икенче этапта - 6 июльдән беркетелгән территориядә яшәмәүче балаларны буш урыннар тулганчы мәктәпләргә кабул итәләр. Бу эш 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча башкарылып бетә. Ягъни бу этап дәвамында теләсә кайсы башка мәктәпкә гариза бирергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен «Кайнар элемтә» ачылды. Беренче сыйныфка керү буенча барлык сорауларга җавапларны 9:00 - 18:00 сәгатькә кадәр 8(843) 237-75-15, 8(843) 237-75-05 телефоннары аша алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100