Балаларны яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка кабул итү башланды

Быел Татарстанда парта артына 54 528 беренче сыйныф укучысы утырачак, дип фаразлана.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды.

Быел Татарстанда парталар артына 54 528 беренче сыйныф укучысы утырачак, шуларның 19 386сы — Казанда, дип фаразлана. (Чагыштыру өчен: 2020 елда беренче сыйныфка 54 467 бала килгән, шуларның 18 951ы — Казанда), дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Бу елның кабул итү кампаниясендә иң мөһим яңалык гаризаларны кабул итү башлану һәм тәмамлану датасына кагыла. Әгәр элек уку йортлары документларны 1 февральдән кабул итә башласа, 2021 елда мәгариф турындагы законның яңа кагыйдәләре буенча, гаризаларны тапшыру вакыты 1 апрельгә күчерелә.

Билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр, шулай ук өстенлекле хокукка ия булучылар өчен кампания 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр дә якындагы мәктәп ниндидер сәбәпләр аркасында сезне канәгатьләндерми һәм сез башка уку йортына керергә телисез икән, 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.

Мәктәп җитәкчелеге бары тик класслар тулысынча комплектланган, ягъни буш урыннар булмаган очракта гына кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Документлар буш урыннар беткәнче, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.

Кабул итүнең барлык нечкәлекләре белән сылтама аша танышырга мөмкин.