news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә укыту өчен кәрәзле телефоннарны куллану рөхсәт ителми

Дәрестә электрон укыту чараларын куллану вакыты да чикләнгән.

Россия мәктәпләрендә укыту өчен кәрәзле телефоннарны куллану рөхсәт ителми

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә укыту өчен кәрәзле телефоннарны куллана алмаячаклар. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Бу яңа санитар-эпидемиологик кагыйдәләр белән бәйле, ул 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Кәрәзле телефоннарның экраны кечкенә, бу күзләргә көч китерәчәк һәм гәүдә төзелешенә зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә кәрәзле телефоннарны дәресләрдә компьютер һәм планшет урынына кулланырга ярамый, — дип сөйләделәр Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең матбугат хезмәтендә.

Яңа санитар кагыйдәләре электрон өйрәтү чараларын кулланып белем бирү процессына таләпләр куя. Интерактив тактаның диагонале 165,1 см дан ким булырга тиеш түгел. Компьютер һәм ноутбук мониторының минималь диагонале 39,6 см, планшет өчен 26,6 см булырга тиеш.

Дәрестә электрон укыту чараларын куллану вакыты да чикләнгән. Интерактив тактаны 10 яшькәчә балалар өчен 20 минут, 10 яшьтән өлкәнрәк өчен 30 минут, компьютерны 1-2 сыйныф укучылары өчен 20 минут, 3-4 сыйныфлар өчен 25 минут, 5-9 сыйныфлар өчен 30 минут, 10-11 сыйныфлар өчен 35 минут куллану рөхсәт ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100