news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар телен туган тел буларак 55 процент бала сайлаган

«Рус балаларының өчтән бер өлеше татар телен сайлаулары шатландырса, татар балаларының 17 проценты рус телен сайлаулары сораулар тудыра», — диде Ирек Ризванов.

Казанда татар телен туган тел буларак 55 процент бала сайлаган
kzn.ru

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда туган тел буларак татар телен 55 процент бала, рус телен 44 процент укучы сайлаган.

«Татар балаларының 17 проценты туган тел буларак рус телен, 83 проценты татар телен сайлаган. Рус балалары арасында 69 процент рус телен, 34 процент татар телен сайлаган. Рус балаларының өчтән бер өлеше татар телен сайлаулары шатландырса, татар балаларының 17 проценты рус телен сайлаулары сораулар тудыра», — диде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

Аның әйтүенчә, Казанда барлыгы 132 рус мәктәбе, 37 татар мәктәбе бар. «Туган тел буларак татар теле 169 мәктәптә дә өйрәнелә. Татар мәктәпләрендә 13 732 бала, рус мәктәпләрендә татар телендә тәрбия бирү сыйныфларында 27 612 бала укый», — диде ул Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә очрашуда.

Шулай ук ул татар балаларының 46,5 проценты — татар балалар бакчасы, 15 проценты татар-рус бакчасының татар төркемендә тәрбияләнүен әйтте.

«Урта гомуми белем бирү өлкәсендә 169 муниципаль мәктәптә барлыгы 148 мең бала бар. Аларның 49 проценты — татар, 41 проценты рус, 9 проценты катнаш гаилә һ.б. милләт балалары», — диде ул.

Ирек Ризванов сүзләренчә, муниципаль балалар бакчаларында 76 мең баланың 45 проценты — татар, 39 проценты рус балалары. «15 проценты — катнаш гаилә һ.б. милләт вәкиле балалары. 325 балалар бакчасының 144е — рус-татар, 96сы — рус һәм 85е татар телендә эшли», — дигән саннар китерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100