news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанның 16 меңгә якын чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасы язачак

Аның нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә шәхси казаныш буларак исәпкә алына.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 декабрьдә 16 меңгә якын чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасы (изложение) яза.

Йомгаклау иншасы (изложение) — дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе, шулай ук аның нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә шәхси казаныш буларак исәпкә алына. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Йомгаклау изложениесен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар (ОВЗ) һәм инвалид балалар яза; ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләрендә, шулай ук иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза үтәүче учреждениеләрдә һәм сәламәтлек торышы буенча белем алучы, озак дәвалануга мохтаҗлар өчен кирәкле дәвалау, тернәкләндерү һәм савыктыру чаралары уздырыла торган мәктәпләрдә яза.

Йомгаклау иншасының (бәян итүнең) уңай нәтиҗәсе — дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе. Югары уку йортларына абитуриентның шәхси казанышы буларак кергәндә дә югары баллар исәпкә алыначак.

Унберенче сыйныф укучыларыннан тыш, декабрьнең йомгаклау иншасында узган елларны тәмамлаучылар, урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары һәм чит ил мәгариф оешмалары укучылары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100