news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасына чакыралар

Бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда иминлек кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Имин юллар» олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында уза. Биремнәр ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта ачык була.

Биремнәрне олимпиаданы үткәрү чорында теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен укыту һәм тест биремнәреннән тора.

Онлайн-олимпиадага йомгак ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100