420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). РФ Мәгариф министрлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру стандартларын, аш-су стандартларын булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Туклануны оештыру стандартлары кирәк, аш-су стандартлары кирәк. Һәр мәктәп ашханәсенә туры килергә тиешле таләпләр эшләү мөһим», - дип сөйләде ул мәгариф оешмаларында туклану системасын камилләштерү буенча бөтенроссия конференциясе барышында.
Глушко стандартлар аерым ихтыяҗлары булган балаларны туклану белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә чагылдырырга тиешлеген искәртте.