news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополисның күзәтчелек советына Нобель премиясе лауреаты Константин Новоселов керде

Дубайдагы «Экспо-2020» Бөтендөнья күргәзмәсендә шул хакта игълан ителде.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде.

Бу хакта Дубайдагы «Экспо-2020» Бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис Университетының ясалма интеллект буенча панель сессиясендә игълан ителде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Россиянең ИТ югары уку йортының төп коллегиаль органы фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә иң перспективалы юнәлешләрне билгеләүдә катнашачак. Бу университетка төрле дисциплинар проектларда фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне арттырырга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Константин Новосёлов — Җирдәге бер атом калынлыгындагы иң ныклы материал — графенны табу ысулын ачкан галим-физик. 400дән күбрәк мәкалә авторы һәм Thomson Reuters аналитика агентлыгы версиясе буенча дөньядагы иң еш телгә алына торган галимнәр исемлегенә керә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot