news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ел укытучысы»ның жюри вәкиле: Укытучының балалар белән аралашу осталыгын карыйбыз

Нурлат шәһәрендә биология укытучысы булып эшләгән елларда 2014 елгы бәйгенең җиңүчесе, хәзер жюри составындагы белгеч сыйныф сәгате ничек үткәрелергә тиешлеген аңлатты.

«Ел укытучысы»ның жюри вәкиле: Укытучының балалар белән аралашу осталыгын карыйбыз
Гөлнар Гарифуллина

(Ростов-на-Дону, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең икенче тур сынаулары башланды. Жюри составында «Ел укытучысы-2014» федераль конкурсы җиңүчесе Алла Головенькина да бар. «Укытучының балалар белән аралашу осталыгын карыйбыз», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

15 лауреат укытучы бүген үзләренә жирәбә буенча чыккан темалар буенча класс сәгатьләре үткәрә, иртәгә педагогик остаханәләр көне, мастер-класслар оештырыла. «Беренче чиратта, без укытучылар конкурс биременең форматын ничек аңлавын карыйбыз, чөнки класс сәгате ул берничек тә дәрес сценарие буенча бара алмый. Дәрес ул — теманы киң итеп ачу, яңа белем алу, ә класс сәгате балалар белән ышанычта корылган әңгәмә», — диде Алла Головенькина. 

Аның сүзләренчә, укытучының класс сәгате балалар белән бергә сөйләшеп, әйләнә-тирә мохитне, тормыш кыйммәтләрен аңлауга корылган булырга тиеш. «Укытучының балалар белән аралашу, укучыларның яшенә карап әңгәмә кору осталыгын бәялибез, чөнки башлангыч класслар 11 класс укучылары бер түгел», — диде Алла Головенькина. 

«Әңгәмә барышында педагог проблеманың әһәмиятен, актуальлеген күрсәтеп, бергәләп аны чишү юлларын таба алсалар, балаларның карашларында да чагылыш тапса, балалар битараф калмаса, димәк, класс сәгате уңышлы булган дигән сүз», — диде жюри вәкиле.

Ул быел бәйгедә катнашучы Казанның инглиз теле укытучысы Мария Голованова чыгышына да бәя бирде. «Укытучы буларак ул миңа бик ошый, инглиз теленнән белеме бик яхшы, харизмасы көчле, укучылар белән контакты әйбәт. Шәхси үрнәгендә дә мисаллар китереп, балаларны үзенә карата ала», — дип саный Алла Головенькина.

Ул үзе өчен мастер-класс сынавы иң кызыгы булуын әйтте. «Иҗади остаханә минем өчен иң кызыклысы. Үзең кебек үк профессионалларга үз эш ысулларыңны сөйлисең дигән сүз. 15 профессионал укытучы тәҗрибә уртаклашачак, аларның һәркайсының үз эш алымнары бар», — дип белдерде Алла Головенькина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100