news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күптелле мәктәпләр өчен чыгарылган китаплар балалар бакчаларына да тапшырылачак

Казанда ачылган «Адымнар» күптелле мәктәбе методик база үзәге булып саналачак.

Күптелле мәктәпләр өчен чыгарылган китаплар балалар бакчаларына да тапшырылачак
Владимир Васильев

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов күптелле мәктәп сыйныфлары өчен әзерләнгән китаплар киләчәктә республика буйлап таратылачагын һәм балалар бакчаларына да кертелә башлаячагын әйтте. Бу хакта ул журналистларга «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы ачылу тантанасыннан соң сөйләде.

«Күптелле мәктәп сыйныфлары өчен махсус чыгарылган китапларны күргәнсездер, без аларны мәктәптән тыш, балалар бакчасына да кертергә тырышачакбыз. „Адымнар“ мәктәбе методик база үзәге булачак. Ул уку әсбапларын республика буенча таратачак һәм балалар бакчаларына да кертәчәк», — диде ул.

Министр сүзләренчә, күптелле комплекста, нигездә, Татарстан укытучылары белем бирәчәк. «Чит телнең лексикасы, фонетикасын һ.б. дөрес аңлату өчен, шул тел өлкәсендәге белгечләр дә чакырылачак. Күпчелек югары уку йортларыбызда әзерләү системасы булдырылган. Педагогик белем бирү йортларыбыз Алабугада, Яр Чаллыда бар», — дип искәртте ул.

«Иң якын партнерларыбыз — Казан федераль университеты, ТР Фәннәр Академиясе һәм мәктәпләрдә эшли торган галимнәр, укытучылар. Бу бүген генә уйлап чыгарылган материал түгел. Укытучыларны әзерләү КФУ нигезендә өченче ел Татарстан бюджеты хисабына бара. Әлеге мөмкинлек күптелле мәктәпләр өчен берничә һөнәр бирә. Мисал өчен, алар татар теле һәм инглиз теле яисә биология һәм татар теле һ.б.дипломнарын ала», — ди ул.

Рафис Борһанов барлык күптөрле мәктәпләргә дә укытучылар җитәрлек дип белдерде. «Институтларда укучы яшьләр һәм белемнәрен яңарткан укытучыларның саны безгә кирәкле дефициттан күбрәк. Әлеге укытучылар кайда гына эшләсәләр дә, үз һөнәрләре буенча эш таба алачак дигән сүз», — дип аңлатты ул.

Казан — «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы төзелгән Татарстанның беренче шәһәре. 2022 елга кадәр республикада мондый алты мәктәп ачылачак. Полилингваль мәктәпләр Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә булдырылачак. Проектның төп максаты — укучыларга татар, рус, инглиз телендә белем алу мөмкинлеге тудыру, милләтара татулык рухында укыячак белем бирү комплексы моделен төзү. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/01-09-2020/mintimer-sh-ymiev-k-ptelle-kompleksta-ch-teld-gorurlanyp-ukyrga-m-mkinlekl-r-bar-5767813

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100