Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ике мәктәп линейкасында катнашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе капиталь ремонттан соң ачылган яңартылган сыйныфларны, ашханә, коридор һәм спорт залларын карады.
(Чаллы, 1 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова).ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы шәһәренең ике мәктәбе укучыларын шәхсән үзе котлады.
Башта ул Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбендә линейкада булды. «Без республиканың, барлык икътисади, социаль кыенлыкларга карамастан, уку елына яхшы әзерләнүе турында зур горурлык белән әйтәбез. Биредә кешеләр, яшьләр өчен күп нәрсә эшләнә», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин линейкада катнашучыларга.
«Бу вакыт эчендә мәктәп Татарстан Президенты ярдәме белән икенче сулыш алды. 132 млн сум акча бүлеп бирелде, мәктәп бөтенләй яңа диярлек. Бүген бу искиткеч кадет мәктәбендә 540тан артык бала укый», - дип чыгыш ясады трибунадан Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең беренче сыйныф укучыларын уку елы башлану белән котлады. Алар, кадетлар кебек үк, капиталь ремонттан соң яңартылган мәктәптә укыячак.
Мәктәп линейкасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты карары нигезендә, быелдан башлап, беренче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен бушлай кайнар туклану булачак, дип искәртте.
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Наил Мәһдиев ремонттан соң ике мәктәпне карады, яңартылган кабинетларда беренче сыйныф укучылары янында булды, мәктәп ашханәләрен карады, анда мәктәп менюсы ризыклары тәкъдим ителде. Уку йортларында башлангыч сыйныфларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә әзер булуларын әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз