news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яңа мәктәпкә укытучылар һәм укучылар җыю эше төгәлләнеп килә

Комплекс берьюлы ике бассейн белән җиһазландырылган.

Алабугада яңа мәктәпкә укытучылар һәм укучылар җыю эше төгәлләнеп килә
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 1 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Быел «Адымнар — Алабуга» яңа полилингваль мәктәбендә беренче мәртәбә кыңгырау чыңлаячак. Мәктәпне 14 августта ачарга планлаштырганнар. Билгеле булганча, бүгенге көнгә 900 урынның 800е инде буш түгел. Барлыгы мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Әмма, без 1-8 сыйныф укучыларыннан гына гаризалар кабул итәбез, шуңа күрә әлегә мәктәп 900 бала кабул итәчәк, дип аңлатты  «күптелле белем бирү комплекслары» полилингваль мәктәп директоры Сергей Ежов.

Яңа мәктәп җитәкчесе сүзләренчә, 1нче һәм 2нче сыйныфларга кабул итү тәмамланган инде, ә менә 3нче һәм 4нче сыйныфларда урыннар бар әле. Әлегә 4нче һәм 8нче сыйныфларга эләгү ихтималы зуррак, анда әлегә буш урыннар бар, дип өстәде Сергей Ежов.

Сергей Ежов мәктәпне педагог кадрлар белән тәэмин итү турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген укытучылар штаты җыелган диярлек. Хәзерге вакытта ике буш вакансия генә бар, ул да булса, башлангыч сыйныф укытучысы.

Төзелеш эшләренә килгәндә, аларны бу атнада тәмамлыйбыз, дип ышандырды Сергей Ежов.

Исегезгә төшерәбез,  «күптелле белем бирү комплекслары»ында балаларны берьюлы өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачаклар. Яңа мәктәп бинасының беренче катында иң кечкенәләр — башлангыч мәктәп укучылары укыячак. Аларның кабинетлары иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, диләр Мәгариф идарәсендә.

Белем бирү процессыннан тыш, мәктәптә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар да тудырылган. Комплекс берьюлы ике бассейн белән җиһазландырылган. Мәктәптә, физкультура укытучыларыннан тыш, йөзү буенча тренерлар да эшләячәк. Ләкин иң мөһиме, полилингваль мәктәп укучыларының көне буе мәшгуль булачаклары. «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе тулы көн мәктәбе булып тора. Шуңа күрә укучылар өчен анда төрле спорт түгәрәкләре оештырырга ниятлиләр. Дәресләр бушлай булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100