Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Мәгариф министрлыгында 5 көнлек уку атнасына күчү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, биш көнлек уку атнасы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә аеруча популяр.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). ТР Мәгариф министрлыгында туры эфирда биш көнлек уку атнасына күчү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм республикада «Яңа мәктәп» Федераль партия проекты координаторы Асия Тимирясова сөйләде.
Очрашуның модераторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, биш көнлек уку атнасы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә аеруча популяр.
«Биредә бернинди проблема да юк һәм мин аны күрмим дә. Закон күзлегеннән бернинди чикләүләр һәм тыюлар да каралмаган. Бу – конкрет бер белем бирү учреждениесенең эш режимы буенча үз карары. Биредә барысы да мәктәпкә, ата-аналарга һәм балаларга биш яки алты көнлек уку атнасы оештыру уңайлымы-юкмы икәнлегенә бәйле. Биш көнлек уку атнасын оештырганда әлеге атна дәвамында укучыларга йөкләнеш арта. Алты көнлек уку атнасында ул алты көнгә бүленә», - диде Рәмис Мөҗипов.
Спикер шулай ук катнаш белем бирүне оештыру һәм шимбәдә дистанцион укуга күчү мөмкинлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз