news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология институтына чит төбәкләрдән укырга килүче татар студентлары саны кимегән

Татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә читтән килеп укучылар, нигездә, Казанда кала.

Филология институтына чит төбәкләрдән укырга килүче татар студентлары саны кимегән
Солтан Исхаков

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә чит төбәкләрдән укырга килүче студентлар саны кимегән

«Башка юнәлешләр белән чагыштырганда, бездә конкурс зур булмый. Узган елда бер урында ике кеше юк иде. Башка юнәлешләргә студентлар бөтен Россиядән җыела, Соңгы елларда татар юнәлешләренә чит төбәкләрдән килүчеләр саны кимеде. Безгә Башкортстан, Чувашия, Пермь өлкәсеннән киләләр. Элек Үзбәкстаннан да киләләр иде», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, чит төбәкләрдән килүче укучылар саны кимүнең төп сәбәбе — татар мәктәпләре булмау.

«Эш урыны булмагач, безгә укырга килмиләр. Читтән килеп укучылар, нигездә, Казанда кала. Кире кайтып эшкә урнашу — бик сирәк күренеш. Элек күпме шагыйрьләр, язучылар чит төбәкләрдән чыккан, хәзер юк шул», — ди Рамил Мирзаһитов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100