Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучыларны бүләкләделәр
Бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.
(Алабуга, 1 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) буенча 100 балл җыйган укучыларны бүләкләделәр. Бу шәһәрнең төрле мәктәпләреннән биш укучы. Бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.
Цифрлы техника кибетләренең берсенә 15 мең сумлык сертификат түбәндәге укучыларга тапшырылды:
Баһаветдинова Снежана 8нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, әдәбияттан 100 балл җыйган.
Масляникова Дарья 6нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, рус теле буенча югары балл җыйган.
Буганова Виктория, 4нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы, рус теленнән 100 балл җыйган.
Хәкимуллина Азалия, 9нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, рус теленнән 100 балл җыйган.
Калмыкова Валерия 10нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, химия буенча 100 балл җыйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз