Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Фәннәр академиясе реформасы – ул галимнәргә карата ниндидер шикле эш – ТР Фәннәр академиясе
ТР Фәннәр академиясе президиумы киңәшчесе Россия Фәннәр академиясе реформасына үз бәясен бирде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Рүфинә Мөбәракшина). “Россия Фәннәр академиясе реформасы – ул галимнәргә карата ниндидер кыңгыр эш”, – дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе президиумы киңәшчесе Әхәт Ильясов “Татар-информ” МА хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.
Аның сүзләренә караганда, фәнни җәмәгатьчелек бу вәзгыять уңаеннан борчыла. “Монда тирәнтен фикер алышу зарур. Карарны Хөкүмәт түгел, ә фәнни бергәлек тарафыннан кабул ителергә тиеш”, - дип ассызыклады ул.
“Нәрсәдер тәкъдим иткәнче барысын да җентекләп эшләргә һәм беренче чиратта аңлау зарур. Ливанов җитәкчелегендәге РФ Мәгариф министрлыгы безгә көчләп тага торган нәрсә – аңлаешсыз”, диде - ТР Фәннәр академиясе президиумы киңәшчесе. “Әгәр закон проекты кабул ителсә, академия институтларсыз калачак”, - дип шәрехләде галим.
Искәртеп узабыз, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге ашыгыч рәвештә уздырылган җыелыштан соң Россия Президенты Владимир Путинга Россия Фәннәр академиясе реформасы уңаеннан хат юллады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз