Казанда I Евразия фәнни форумы ачылды

1-2 июль көннәрендә Казан дәүләт университетында «Евразия киңлеге: цивилизацион кризислар һәм гражданлык аңлашу юлларын эзләү» халыкара конференциясе уздырыла
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казан дәүләт университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең конференцияләр залында халыкара конференция эшен башлап, академик, тарих фәннәре докторы, КДУ профессоры Индус Таһиров: «Евразия – ул планетаның дөнья тарихында төп, иң әһәмиятле вакыйгалар булып үткән, хәзер дә бара торган һәм киләчәктә дә шулай булачак мөһим өлеше. Ягъни Евразия киңлекләрендә барган нәрсәләр бөтен планетага тәэсир итә. Шуңа күрә «Евразия киңлеге: цивилизацион кризислар һәм гражданлык аңлашу юлларын эзләү» I Евразия халыкара конференциясе Евразия киңлекләрендә аңлашып яшәү бәрабәренә оештырыла да. Милли проблемаларга, халыкара мөнәсәбәтләргә нәкъ менә шушы территорияләрнең йогынтысы зур», - дип басым ясап әйтте.
 КДУның фәнни эшләр буенча проректоры Данис Нургалиев конференциядә катнашучыларны сәламләү чыгышында университетта шәрык һәм гареб дөньясы белән тыгыз бәйләнешле институтлар, факультетлар эшләве, төрле фәнни-гамәли чаралар үткәрелүе, узган елда геофизик буларак үзенең Туниста Россия-Гарәбстан диалогында катнашуы хакында сөйләде. «Мин үзем өчен шундый хакыйкатьне ачтым: табигать фәннәре кешеләр тәмле ашап, матур киенсен, төрле мөмкинлекләрдән кирәгенчә файдалансын өчен хезмәт итсә, гуманитар фәннәр кеше гомумән яшәсен, кешелек дөньясы тереклек итсен өчен кирәк икән», - дип белдерде ул.
 Халыкара форумда аерым докладлар белән Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Эргин, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулының икенче киңәшчесе Баһрам Таһири, Төркиядән тарих фәннәре докторы, Анкара университеты профессоры Эрель Телләл, Казан галимнәре чыкты.
Конференция эше бүген 18.00 сәгатькә кадәр барачак. Анда Израиль, Төркия, Иран, Украина, Россия галимнәре чыгыш ясый. Форум кысаларында «Евразийские исследования» фәнни һәм «Евразийские горизонты» иҗтимагый-сәяси журналлары тәкъдим ителә. Форумны «Евразия киңлегендә татар халкы», «Цивилизацион низаглар һәм аларны чишү юллары», «Евразиядә социаль-гуманитар фәннәр һәм мәгариф системасы», «Евразия төбәкләрендә сәяси процесслар һәм трансформацияләр», «Евразия цивилизацияләрен фәлсәфи аңлау» дигән аерым секцияләргә бүлеп үткәрү күздә тотыла.
2 июль көнне «Евразия киңлеге: цивилизацион кризислар һәм гражданлык аңлашу юлларын эзләү» I Евразия халыкара конференциясенең эше аерым секцияләрдә дәвам итәчәк һәм көннең икенче яртысында секцияләр утырышы булачак. Анда Казан галимнәреннән тыш, Төркия, Иран, Үзбәкстан фикер ияләренең дә чыгышлары көтелә.