Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Румыния татарлары Мәрҗани институты журналларын чыгаруда ярдәм тәкъдим итә
Румыниядә телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүгә ярдәм итү белән шөгыльләнә торган Европа ассоциациясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын ябу ихтималы турындагы хәбәргә борчыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты журналларын чыгаруда финанс проблемалары килеп чыккан очракта Anticus Multiculticultural Association ассоциациясе һәм Румыния татарлары үзләренең ярдәмен тәкъдим итте. Бу хакта ассоциациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты «Золотоордынское обозрение», «Крымское историческое обозрение», «Кряшенское историческое обозрение», «Историческая этнология» дигән дүрт фәнни журнал чыгара.
«Золотоордынское обозрение» журналы 2013 елдан нәшер ителә. Ул Россиядә Алтын Урда тарихы һәм татар ханлыклары өлкәсендә фәнни тикшеренүләрдә махсуслашкан бердәнбер журнал санала.
Anticus Multicultural Association — Румыниядәге Европа ассоциациясе. Ул юкка чыгу куркынычы булган милли азчылыкның телләрен һәм мәдәниятен үстерергә ярдәм итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябылмый, республика хакимияте аны үстерү юллары турында фикер алыша. Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Мәкъсүм Сәләхов Тарих институты ябылу турындагы мәгълүматны кире какты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз